А II, А-А-А ы. 1) Кем белән дә булса очрашкач, таныганлыкны, нәрсәне дә булса искә төшерүне белдерә. А! Габдулла агай! Әйдә, түргә уз. Һ.Такташ

2) Кем яки нәрсәне дә булса күргәч туган шатлануны, канәгатьлекне белдерә. А, ишетсәгез лә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр!.. Ф.Әмирхан. – А, нинди яхшы биредә! – диде Шәмси, эскәмиягә утырып. Г.Шәрипова

3) Кинәт килеп туган хәлгә гаҗәпләнүне белдерә. Җәлал тәрәзәгә карады да, сискәнеп киткән адәм сыман: – А..., яктырып беткән икән... Соңга калмасак ярар иде. Тизрәк булырга кирәк, – дип урыныннан торды. Г.Ибраһимов. А! Сез ничек болай тиз килеп җиттегез! Казан утлары

4) Ризасызлык, канәгатьсезлек, килешмәгәнлекне яки нәфрәтләнүне белдерә. – Син нәрсә, үз-үзеңне яклый алмыйсыңмыни? А, юкны сөйләмә! – Искәндәр йөзен чытты. Г.Шәрипова. – А-а! Агулы елан! Дөньядан юк итмәкчеме мине? Бозарга уйладыңмы? – дип, бөтен йортка акырды Ишми һәм, табылдыкны селки-селки, эчке күлмәк-ыштаннан гына кухняга йөгереп керде. Г.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә