Тэтимол 2015

ПӘРӘМӘЧ, диал. (ДС III: 120, 127, 132) пирәмәч, пәрәмәчә, пәрәпәч, перепеч, пирипис, (Тумашева 1992: 171) пәрәмец, (ТТДС II: 73) бүрәмәч, (ЗДС: 545) пүрәмәч «ватрушка; круглый пирог с мясом (характерной чертой которого было то, что чуть виднелась мясная начинка)» ~ башк. бәрәмәс, (БТДҺ: 264) пәрәмәç, чув. (Ашмарин Х: 84) пүремеç, пүремеçе, удм. перепеч, мар. (Иванов, Тужаров: 162, Саваткова: 118) перемец, пермец id. > рус. пермяч, перемяч «пончик» (Аникин: 445) – сүзнең төп нигезе бöгүрэмәч булса кирәк: бöгүр//боғур «йомры нәмәрсә; бөер», -мач//-мәч – ашамлык атамаларын ясагыч кушымча (чаг. куырмач, токмач, умач һ.б.). Чаг. чыгт. буғрамач «умач төре», буғра «тукмач төре», имеш, легендар Буғрахан исеменнән (к. Будагов I: 261). Пәрәмәч ~ пүрәмәч вариантларында анлаут п- авазына караганда, бу сүз иске уйг. яисә угыз диалектларыннан калган. Хайрутдинова 1993: 37; Федотов I: 461 (этимологиясен ялгыш юнәлештә эзли).

Пәрәмәч < бәйрәм ашы дип аңлату фонетик закончалыкларга хилаф.