Таңлат 2015-2021ТӨМӘН I сан. 1. бор. Ун мең. Бернең бәласе меңгә, меңнең бәласе төмәнгә. Мәкаль
2. с. мәгъ. Бик күп, хисапсыз күп. Изге җаны авырлыксыз күккә ашсын, Атабыз катына барып ирешсен, төмән еллар, йолдыз булып, адашканнарга юл күрсәтеп балкып торсын, диде. Н.Фәттах
3. и. мәгъ. 1) тар. Ун мең кешелек гаскәр берәмлеге. Кырык меңлек дүрт төмән куркыныч сәфәргә юнәлде. Р.Сәгъди. Бу егерме төмәннең күбесе Идел буенда утырып кала. Х.Миңнегулов
2) тар. Ун мең кешелек гаскәр тупларлык өлкә. Бер яктан, янәшәсендә Плано Карпини әйткән бөек хан төмәннәре (биләмәләре) торуы моны аның өчен котылгысыз бер нәрсәгә әйләндергән. Мәңге тоныкланмас көзгебез
3) тар. Шул өлкәнең үзәге булган шәһәр
4) к. төмәнбашы. --- билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Ә.Еники. [Чөнгут:] Төшендем, бөек төмән. Г.Каюмов
◊ Төмән төрле Бик күп; исәбе-саны билгесез. Төмән төрле хан күрдем, Берсен хан дип белмәдем. Дастан. Боерыгыз гына – барам үзем мин, Чакыртып яныма, әйтәм сүземне, Төмән төрле сөйләп җанлы телемдин, Эшкә җигеп акыл белән белемне. Й.Баласагуни