Тэтимол 2015

ТӨРМӘ, (Троянский I: 88; БТДҺ: 260 һ.б.) өтөрмә, өтөрмән «тюрьма» ~ чув. тĕрме, удм. (Насибуллин: 100–141) түрмä, мар. (Иванов, Тужаров: 239) тöрмä id. < рус. тюрьма – бор. төрки телләрдән булса кирәк, к. алт. диал. түрмä, кырг. түрмö, алт. диал., як. түрбä, түрбэ «төрмә» – ихтимал, түрбэ «төрбә» сүзеннән үзгәргәндер (к. Räsänen 1969: 506–507). Ләкин мәзкүр төрки сүзләр рус теленнән таралган булуы да бик ихтимал. Тат. өтөрмән ~ манси. түрмäн вариантлары каян, ничек килеп чыккан? Бәлки, иске этимология – рус. тюрьма < ним. Türmen «башнялар, төрмә вышкалары» дөрестер, к. Фасмер IV: 137; Федотов II: 220–221 (төрмә сүзен төр-ү сүзеннән димәкче).