Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге [= Словарь новых слов и новых значений]

(электрон белешмәлек)


«2023–2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла

Җәмгыять тормышында көн саен диярлек яңа күренешләр, предметлар һәм реалияләр барлыкка килеп тора. Һәм аларны ничек тә булса атарга кирәк. Менә шул ихтыяҗ – яңа сүзләр хасил булуның төп сәбәбе. Кайвакыт яңа сүз элек сүзтезмә ярдәмендә белдерелгән төшенчәне бер сүзгә калдыру максаты белән ясала. Икенче бер очракта яңа сүзләр җәмгыятьтәге предметның өлешчә үзгәрүенә басым ясау, ассызыклау нәтиҗәсендә туа. Кайбер телләрдә елына дистәләгән мең сүз барлыкка килергә мөмкин. Аларның күбесе, кагыйдә буларак, бик тиз әйләнештән чыга, әмма араларында телдә ныклап урнашып һәм әдәби телнең аерылгысыз өлеше булып китә торганнары да аз түгел.

Мондый яңа сүзләрнең төрләрен, ясалыш ысулларын, кулланылыш өлкәләрен һ. б. якларын тел белеменең неология дип аталган тармагы өйрәнә. Неологизмнар тасвирланган махсус лексикографик чыганаклар исә неологизмнар сүзлеге яки яңа сүзләр сүзлеге дип атала. Мондый сүзлек, яңа лексиканы үзләштерүгә ярдәм итү белән бергә, телнең һәм мәдәниятнең эволюциясен күзәтергә дә мөмкинлек бирә. Термин буларак ясалган яки кулланылыш ягыннан актив неологизмнарны теркәү аларны киңрәк массаларга җиткерү һәм яхшырак аңлау өчен кирәк.

Татар теленең неологизмнарын тәкъдим итә торган сүзлекләр күп түгел. 2000 елда Г. С. Сабирова тарафыннан «Татарча-русча яңа сүзләр һәм мәгънәләр сүзлеге» төзелгән булган (Әлмәт, 80 б.). Аңа 1990 еллар вакытлы матбугаты һәм сүзлекләрендәге материал кергән. 2014 елда «Русча-татарча актуаль лексика сүзлеге» басылып чыкты. Ул укучыга хәзергә кадәр төзелеп нәшер ителгән гомумкулланыштагы русча-татарча сүзлекләргә керми калган рус неологизмнарының татар теленә тәрҗемәләрен тәкъдим итә. Сүзлекнең материалын узган гасырның 80 нче елларыннан башлап 2000 нче елларның беренче унъеллыгын колачлаган чорда дөнья күргән төрле басма чыганаклардан тупланган мәгълүмат тәшкил итә.

Шул ук вакытта хәзерге журналист, педагог, тел белгече, студент өчен яңа сүзләрдән хәбәрдар булу бик мөһим. Мондый төр мәгълүмат бирү максаты белән 2022 елда Сүзлекләрнең электрон фонды базасында «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге» электрон ресурсы булдырылды. Ел саен бу сүзлек яңа берәмлекләр белән тулыландырылып торачак. Әлеге берәмлекләрнең нигезен:

– татар телендә барлыкка килгән яңа сүзләр;

– кулланышта йөргән сүзләрнең яңа мәгънәләре;

– татар телендә күптән кулланылган, әмма ниндидер сәбәптән аңлатмалы сүзлекләргә теркәлмәгән сүзләр тәшкил итә.

Татар теленең үз лексик чаралары исәбенә яңа сүзләр күп ясалмый, шуңа күрә андыйларның актуаль һәм еш кулланыла торганнары, әдәби телгә кереп китә алырдайлары сүзлектә бирелде. Мәсәлән, туңмассу (рус. незамерзайка), аяккиемлек (рус. обувница) һ. б. Сүзлектә тәкъдим ителгән бик күп берәмлекләр – кулланышта йөргән һәм яхшы таныш сүзләрнең мәгънәләре киңәю сәбәпле барлыкка килгән неологизмнар. Мәсәлән, тел (рус. коса), тамга (рус. помета), ябалак (рус. сова – кешенең хронотип төре тур.) һ. б. Неологизмнарның зур өлешен алынма сүзләр тәшкил итә (бергамот, каршеринг, наггетсы, үрбәч, болгыр, күскүс). Калька буларак ясалган яңа сүзләр дә сүзлектә шактый урын алып тора (үзтәңгәллек, янйөзәр, кешеләштерү, аерылма, үсемлегазык һ. б.).

Бу сүзлекнең типик неологизм сүзлекләреннән аермалы ягы да бар. Югарыда әйтелгәнчә, монда башка аңлатмалы сүзлекләргә керми калган сүзләр дә теркәлде. Мәсәлән, укымышсыз, хәзәр, яхшатлы, яткызу, язмачылык һ. б. ш. сүзләр моңа кадәр нәшер ителгән сүзлекләрдә бирелмәгән, мәгәр татар телендә сөйләшүчегә аңлатмасыз да аңлашылалар. Мондый берәмлекләрне дә неологизмнар сүзлегенә теркәү һәм аңлатмаларын бирү максатка ярашлы дип табылды, чөнки алар, беренчедән, тел байлыгыбызны тәшкил итә, икенчедән, әлеге катлам сүзлекләрдә бирелмәгәндә, татар телен өйрәнүчеләрнең һаман да күз күременнән читтә калып бара.

Аңлатмалар бирелешенә бәйле рәвештә «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»нә берәмлекләрне теркәү алты томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (2015 – 2021) белән тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Яңа белешмәлектәге сүзлек мәкаләләренең структурасы нәкъ аңлатмалыныкындагы кебек. Ягъни баш сүз итеп теркәлгән берәмлекләрнең мәгънәләре аңлатыла, текстлардан иллюстратив материал белән кулланылыш үзенчәлекләре күрсәтелә, сүз алынма булган очракта аның кайсы телдән кергәнлеге билгеләнә.

Тәкъдим ителә торган сүзлек өчен аңлатмалы сүзлекнең инструкциясе нигез итеп алынды. Аннан файдаланганда, бу бәйләнеш турында белергә һәм түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

1) әгәр «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»ндә аңлатмалы сүзлектә моңа кадәр теркәлгән нинди дә булса сүзнең яңа мәгънәсе бирелсә, кагыйдә буларак, баш сүз кабатлана һәм аның өстәмә мәгънәсе бирелә:

БЫЛБЫЛ и. гар. зоол. Былбыл кошлар семьялыгыннан сыерчык зурлыгындагы кечерәк кенә сайрар кош; русчасы: бюльбюль. (2022)

2) әгәр дә «Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге»ндә аңлатмалы сүзлектә булган омонимнарга тагын берәү тәкъдим ителсә, рим цифрлары аңлатмалы сүзлектәге омонимнар тәртибен дәвам итә:

СОҢ III кис. 1. 1) Җөмләгә җиңелчә сорау, кызыксыну, үтенү, икеләнү һ. б. төсмере өсти. Юк, болай түгел шикелле. Ничегрәк соң әле? Тукта, менә болай. Ә. Еники. Нинди киңәш бирим икән соң сезгә? А. Гыйләҗев. Табын карашырга кешең бармы соң? Р. Гаязетдин;

2) Тойгылы җөмләдә белдерелгән мәгънәне тагын да көчәйтә. Соң бит бу музыка сүз белән әйтеп бирелгән җырларга караганда мең-мең тапкыр көчлерәк тә, аңлаешлырак та икән ләбаса! М. Хәсәнов. Ни өчен шулай рәхимсез соң син, тормыш? М. Мәһдиев. И сагышланды да соң инде күчмә тормыш баласы! Р. Сибат.

2. ы. мәгъ. Алдагы фикергә, сорауга дәвам яки җавап буларак килгән җөмләдә килешү, шаккату, каршы килү, ирония һ. б.ны белдерә. Документлар? Соң, бер тутырдым бит. Ай Алла, Харис Галиевич, чисти җәфаладыгыз бит. Яшьрәкләр беткәнмени? М. Мәһдиев. Соң, җәмәгать, ул гөмбә дигәннәре татар ашый торган нәрсәмени? С. Миңнегәрәев. (2023)

2) әгәр өстәмә мәгълүмат фразеологиягә кагыла икән, вокабула буларак фразеологизм составындагы беренче сүз генә күрсәтелә. Мәгънәләрне аңлату зонасы булган сүзлек мәкаләсе аңлатмалы сүзлектәге шул ук вокабулага туры килә дигән сүз. Әгәр фразеологизмнар саны арта икән, алар аерым биреләчәк:

БАШ и.
Баш очында Кайдадыр югарыда якында гына. Баш очында шөпшәләр безелдәве дә, карлыгачларның һаваны телеп очулары да ишетелеп тора. Ф. Шәфигуллин. Баш очыбызда өзелеп сандугач сайрый. М. Юныс. (2022)

БЕР сан
Бер тамчы (да) Аз гына да, бер дә. Ну мин шул вакытта бер тамчы да үкенмәдем! В. Нуруллин. Майя, борчылып, бер тамчы йоклый алмады, менә әле генә икәүләп йокыга киттеләр. Г. Галимҗан. (2022)

БЕР сан
Бер калыпка салу 1) Шаблонлаштыру, формальләштерү. Аның геройлары бер калыпка гына салынып эшләнгән образлар, характерлар түгел. К. Гыйззәтов; 2) Эшнең асылын исәпкә алмыйча, барысын да бериш дип карау. Сез тол хатыннарны да, ятим кызларны да ирләр белән бер калыпка салып саныйсыз. В. Имамов. (2023)

4) әгәр аңлатмада бу сүзлектә булмаган башка сүзгә сылтама китерелә икән, димәк, сылтама аңлатмалы сүзлеккә бирелгән.

«Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге» баштан ук электрон белешмәлек буларак планлаштырылды. Традицион басма сүзлекләрдән аермалы буларак, электрон белешмәлеккә теләсә кайсы вакытта яңа сүзләр, фразеологизмнар һәм мәгънәләр урнаштырырга мөмкинлек бар. Аны даимән яңа материал белән тулыландырып тору күздә тотыла. Һәр сүзнең теркәлгән елы сүзлек мәкаләсе ахырында күрсәтелеп барыла.


Эшче төркем

«Яңа сүзләр һәм яңа мәгънәләр сүзлеге» Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төзелеп килә. Авторлар һәм редакторлар составы үзгәрергә мөмкин булганлыктан, аларның фамилияләре һәр ел өчен аерым күрсәтеләчәк.


2022 ел
Координатор Р. Т. Сәфәров
Төзүче авторлар: О. Н. Галимова, И. И. Сабитова, Р. Т. Сәфәров, Э. И. Сафина, Ф. И. Таһирова
Фәнни редакторлар: Р. Т. Сәфәров, Ф. И. Таһирова


2023 ел

Координатор Р. Т. Сәфәров
Төзүче авторлар: О. Н. Галимова, И. И. Сабитова, Р. Т. Сәфәров, Э. И. Сафина, Ф. И. Таһирова
Фәнни редакторлар: Р. Т. Сәфәров, Ф. И. Таһирова


Сүзлекнең эшләнешенә, эчтәлегенә бәйле фикер-тәкъдимнәрегезне түбәндәге адреска юллый аласыз: 420111, Казан шәһ., Карл Маркс ур., 12 йорт. ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Электрон адрес: iyali.anrt@mail.ru