Новый поиск

    



Параметры поиска: слово/фрагмент: постау

  • Ттолк 2015-2021

    ПОСТА’У и. рус 1. 1) Уң ягы киезсыман катламлы йон яки ярымйон тукыма; сукно. Хуҗалар --- өстәл тулы чәчелеп яткан кәгазь битләрен бер почмакка этәреп, постау өстенә газет җәйделәр. Х.Сарьян. Ачык тәрәзәдә аларның кул станында постау сугулары, җеп эрләү һәм җеп сарулары күренеп тора. М.Гали. Әгәр бу юлы Нугай урдасын, --- Урта Азияне яулау процессында форпостка, трамплинга әверелдереп, дары заводлары, постау фабрикалары --- салмаган булсалар? М.Юныс

    2) Шундый тукымадан тегелгән кием. Безгә кодачалар килгәннәр. Барысы да постау кигәннәр. Җыр

    2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Чалбарларым химчистартуга еш йөрүдән төсен тәмам югалткан булса да, офицерлар кия торган киң балаклы постау чалбар иде. М.Юныс. Яшь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. М.Мәһдиев. Ә безнең өсләрдә, ышанасыңмы-юкмы, юп-юка постау шинельләр. Д.Галимов


  • ТА 2018

    поста´у n fine cloth; plush; cotton velvet; ~ фабрикасы cloth mill


  • ТРшвей 2018

    ▬Постау җилән Суконный азям.  🔎

    ▬Постау казаки Казакин бобриковый.  🔎

    ПОСТАУ // ПУСТАУ Ар. // ПЫСТАУ Киз.-Нурл., Питр. Сукно, сваленная плотная шерстяная ткань полотняного переплетения. – Начар постауга йон иярә (Мәкаль).  🔎


  • Торфогр 2017

    поста|у, -вы


  • Тэтимол 2015

    ПОСТАУ[пŏстаw], диал. пустаw «тонкое сукно», «плис», (Троянский I: 256) «немецкое сукно» ~ башк. бостаw, бустаw id.> чув. пуçтав, постав, удм. пустол (л > в), мар., удм. посто id. < рус. постав «урамалы (киндер һ.б.ш.) тукыма» (XVI г. руслар нугайларга «тугыз постав сукна» җибәрәләр, к. Продолжение древней российской вивлиофики: 321) ~ венг. poszto «постау», pastal «постау кисәге», табышмаклы сүз: В.Г. Егоров буенча, тув. пöс-даавы (> себ. постаwы) «тукыма тавар» сүзеннән (Егоров 1964: 168): пöс «бүз», даавы < бор. төрки tabı «тукыма» > бур. монг. даабу < кыт. да бу «күк тукыма» (постау шул төстә була). К. Пастау. Рус. даба тур. Аникин: 175.


  • Ттолк 2013

    ПОСТА’У (-уга; -удан; -вы) ис. Уң ягы киез сыман тыгыз йон яки ярым йон тукыма; сукно. Яшел постау.


  • ТР 2007

    постау сущ. 2 1. сукно; ~ тюгы тюк сукна 2. ист. постав (целый кусок холста, снятый с ткацкого станка) || прил. разг. суконный; плисовый; ~ бишмәт плисовый бешмет



Возврат на главную страницу