Ттолк 2015-2021

ПОСТА’У и. рус 1. 1) Уң ягы киезсыман катламлы йон яки ярымйон тукыма; сукно. Хуҗалар --- өстәл тулы чәчелеп яткан кәгазь битләрен бер почмакка этәреп, постау өстенә газет җәйделәр. Х.Сарьян. Ачык тәрәзәдә аларның кул станында постау сугулары, җеп эрләү һәм җеп сарулары күренеп тора. М.Гали. Әгәр бу юлы Нугай урдасын, --- Урта Азияне яулау процессында форпостка, трамплинга әверелдереп, дары заводлары, постау фабрикалары --- салмаган булсалар? М.Юныс

2) Шундый тукымадан тегелгән кием. Безгә кодачалар килгәннәр. Барысы да постау кигәннәр. Җыр

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Чалбарларым химчистартуга еш йөрүдән төсен тәмам югалткан булса да, офицерлар кия торган киң балаклы постау чалбар иде. М.Юныс. Яшь, таза, бөтерелеп торган мыеклы, өстендә постау френч, имеш. М.Мәһдиев. Ә безнең өсләрдә, ышанасыңмы-юкмы, юп-юка постау шинельләр. Д.Галимов