СҮЗЛЕКЛӘРНЕҢ ЭЛЕКТРОН ФОНДЫ

Проектның максаты – татар телен кулланганда һәм өйрәнгәндә мәгълүмат алу мөмкинлекләрен киңәйтә алырлык татар теле сүзлекләренең күпфункцияле электрон тупланмасын булдыру һәм үстерү.

Фондның чыганакларын Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында төзелгән, республика нәшриятлары, шулай ук сүзлекләрнең авторлары тәкъдим иткән белешмәлекләр тәшкил итә. Фондта аңлатмалы, ике һәм күп телле, гомуми, аерым өлкәләргә караган, төрле аспектларны яктырткан төрле типтагы сүзлекләр урын алды. Фондның чыганаклары сүз турында төрле мәгълүмат табу мөмкинлеген бирә (дөрес язылышы һәм әйтелеше, басымы, грамматик үзенчәлекләре, мәгънәсе, синонимнары, килеп чыгышы, билгеле бер сүзнең фразеологизмнарда һәм сүзтезмәләрдә кулланышы һ. б.).

Фондның программа тәэминаты традицион сүзлекләр белән чагыштырганда мәгълүматны эзләү юлларын киңәйтә, кулланучыга түбәндә саналган мөмкинлекләр бирә:

  1. а) эзләү өчен чыганаклар даирәсен билгеләү (сүзлекләрнең барысы да, сүзлекләрнең бер өлеше яисә аерым бер сүзлек булырга мөмкин);
  2. ә) сүз өлешләре буенча, шулай ук аларның сүздәге урынын күздә тотып эзләү (мәсәлән, билгеле кушымчалы сүзләр генә);
  3. б) сүзләрнең фондта тасвирланган характеристикаларын исәпкә алып эзләү (мәсәлән, сүз төркеме, омонимнар, функциональ-стилистик билгеләр, этимология һ. б.)

Фонд нигезендә фразеология, синонимнар, яңа сүзләр тупланмаларын булдыру, тулыландыру һәм үстерү эше алып барыла. Киләчәктә чыганаклар төркемен киңәйтү, сүзләрнең фондта тасвирланган билгеләрен арттыру, интернеттагы башка чыганаклар белән элемтә урнаштыру (аерым алганда, татар теле корпуслары белән) планлаштырыла.


Проектның җитәкчеләре – Р.Т.Сәфәров (2019 елдан), К.Р.Галиуллин (2021 елга кадәр), А.Ә.Тимерханов (2018 елга кадәр).

Проектны гамәлгә ашыручылар:

    мәгълүмат белән тәэмин итү – Э.И. Сафина (2022 елдан, 2021 елга кадәр: К.Р.Галиуллин, Р.Н.Кәримуллина, Г.Н.Кәримуллина, Р.И.Раскулова, Д.К.Галиуллин, Л.И.Өзтүрк, Ә.Г.Сәгыйтова);
    программа белән тәэмин итү – И.Л.Александрова.

КОНТАКТЛАР

420111, Казан шәһ., К. Маркс ур., 12 йорт
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Телефон: +7(843) 292-76-59
Факс: +7(843) 292-21-47
E-mail: iyali.anrt@mail.ru

КУЛЛАНУЧЫГА

Төп экран (баш бит, кирәкле сүзне эзләү экраны)

Экранның өске өлешендә түбәндәге төймәләр урнаштырылган:
[Тат], [Рус] – комментарий телен үзгәртү (татарча яки русча);
[Сүзлекләр фонды турында] – электрон фонд һәм аннан файдалану үзенчәлекләре турында мәгълүмат.

Экранда ике зона:

  1. өске зона – эзләү тәрәзәсе;
  2. аскы зона – чыганаклар исемлеге.

I.

[ә], [җ], [ң], [ө], [ү], [һ] – татар алфавитының үзенчәлекле хәрефләрен җыю төймәләре.

[*], [!] – күрсәтелгән билгеләрне җыю төймәләре (бу билгеләр турында түбәндә карагыз).

Эзләү түбәндәгечә башкарыла ала:

  1. кирәкле сүзне эзләү тәрәзәсенә кертеп – экранда шул сүзгә бәйле сүзлек мәкаләсе һәм шул сүз кергән сүзтезмә мәкаләләре күренәчәк;
  2. сүзнең аерым өлешләрен (бер яки берничә хәрефен) эзләү тәрәзәсенә кертеп – экранда кирәкле мәгълүматка туры килгән сүзләр исемлеге хасил булачак. Бу очракта сүзнең кайсы өлеше кирәклеген дә күрсәтергә мөмкин – алгы өлешеме, уртасымы, әллә ахырымы. Мондый мәгълүматны эзләгәндә, махсус тамгалар куллану шарт:
    * – бу тамга бер һәм бердән артыграк билгене, шулай ук билгенең юклыгын белдерә;
    ! – бу тамга бер билгене белдерә.
Эзләү үрнәкләре: Эзләнә торган мәгълүматны керткәннән соң, [Эзләү] төймәсен чиртергә кирәк.

II.

Сүзлекләр исемлеге алдыннан хәзерге көнгә фондта урнаштырылган чыганакларның гомуми саны күрсәтелә.
Сүзлекләр исемлеге дүрт өлештән тора:

  1. керү теле татар теле булган сүзлекләр;
  2. керү теле рус теле булган сүзлекләр;
  3. керү теле инглиз теле булган сүзлекләр;
  4. керү теле төрек теле булган сүзлекләр;
  5. керү теле гарәп теле булган сүзлекләр.

Исемлекләрдә сүзлекләр хронологик тәртиптә урнаша (соңгы елларда басылганнарыннан башлап элегрәк чыканнарына таба).

Сүзлек исемнәре алдындагы тәрәзәләр – эзләгәндә материаллары файдаланылачак чыганакларны күрсәтү өчен.

[↔] тамгасы әлеге чыганаклар өчен керү теле булмаган телдә эзләргә мөмкин булган сүзлекләр исеме алдында тора.

Сүзлекләрнең кыскартылган билгеләрендә түбәндәге мәгълүматлар бар:

  1. сүзлектә материаллары бирелгән телләр – баш хәрефләр; мәсәлән: Т – татар(ча), Р – рус(ча);
  2. сүзлекнең төре, тасвирланган берәмлекләр – юл хәрефләре; мәсәлән: аңлат. – аңлатмалы, орфогр. – орфографик, кош – кош атамалары;
  3. басылып чыккан елы (еллары); мәсәлән: 2019, 1996-2001;
  4. томнар, чыгарылышлар һ.б. саны – түгәрәк җәяләр эчендә; мәсәлән: (2 т.).

Сүзлекләр исеменнән соң урнашкан номерлы тәрәзәләр – сүзлек материаллары урнашачак эзлеклелекне күрсәтү өчен.

Аерым бер сүзлектә эзләү өчен төймәсен файдаланырга була.

төймәсе – сүзлек һәм аның бүлекләре турындагы мәгълүмат. Кирәк очракта кулланучыны кызыксындырган бүлек битләренең күчермәсен экранга чыгарып була.

Эзләү нәтиҗәләре экраны

Эзләүдә анык берәмлек күрсәтелсә, экранга әлеге берәмлек теркәлгән сүзлекләрдән сүзлек мәкаләләре чыга.

Эзләнә торган берәмлек булмаган очракта: «Сүзлектә (сүзлекләр¬дә) бу таләпкә тәңгәл килгән баш берәмлекләр юк» дигән мәгълүмат чыга.

Махсус тамгалар («*» һәм / яисә «!») ярдәмендә эзләгәндә материаллар таблица рәвешендә бирелеп, таблицада вертикаль буенча – эзләнә торган сүзләр (яисә сүзтезмәләр), ә горизонталь буенча – сайланган сүзлекләрнең кыскартылган исемнәре бирелә. 🔎 төймәсе сүзнең (сүзтезмәнең) әлеге сүзлектә барлыгын күрсәтә. Сүзлек мәкаләсен экранга чыгару өчен 🔎 төймәсенә чиртергә кирәк.

Сүзлек материаллары белән ачылган тәрәзәдә әлеге сүзлекнең алдагы һәм чираттагы мәкаләләренә күчү мөмкинлеге бар ([Алдагы мәкалә] һәм [Чираттагы мәкалә] төймәләрен карагыз).

Таблицаның өстендә – эзләү параметрлары, ә битнең аскы өлешендә – әлеге эзләүгә җавап биргән язмалар саны күрсәтелә.

Беренче багана өстендәге [▲], [▼] төймәләренә чиртеп, сортировкалау исемлеген үзгәртергә була:
[▲] – алфавитның кире тәртибе (Я–А);
[▼] – алфавит тәртибе (А–Я).

Бит ахырындагы төймәләр исемлекнең алдагы һәм чираттагы битләренә ([Алдагы бит] һәм [Чираттагы бит] төймәләре), беренче һәм соңгы битләргә ([<<] һәм [>>] төймәләре) күчү мөмкинлеге бирә.